Биографиясе

1952 елның 15 июлендә Чаллы районы Казаклар авылында туган.

Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1979 ел), профессиональ-техник һәм гомуми белем бирү системасында.

1995 елдан Мәскәү коммерция университетының Казан институтында уку-укыту һәм фәнни эшләр буенча проректор.

1999 елдан Казан педагогика университетында икътисади география һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире, 2002–2008 елларда география факультеты деканы.

Хезмәтләре экологик белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләренә, икътисади география фәнен укыту алымнарына карый.

Хезмәтләре

Эколого-нравственное воспитание учащихся. Казань, 1996;

Преемственность экологического воспитания. Казань, 1999;

Непрерывное экологическое образование. Казань, 2002;

Экономико-географическая характеристика городов Республики Татарстан. Казань, 2006.