Биографиясе

1917 елның 29 апреле, хәзерге Чистай районы Татар Талкышы авылы – 2010 ел, Яшел Үзән.

Югары хәрби диңгез училищесын (1940 ел, Ленинград), К.Е.Ворошилов исемендәге Хәрби диңгез академиясен (1953 ел, Ленинград) тәмамлый.

1936 елдан СССР Хәрби диңгез флотында.

Бөек Ватан сугышында су асты көймәсе штурманы, командиры.

1955–1993 елларда Н.Г.Кузнецов исемендәге Хәрби диңгез академиясендә укыта, су асты көймәләре тактикасы кафедрасы башлыгы урынбасары, профессор (Ленинград).

Хезмәтләре һәм дәреслекләре СССР Хәрби диңгез флоты су асты көймәләре тактикасы, флотта оператив осталык мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, өч Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Тактика подводных лодок: Учеб. Л., 1960;

Тактика подводных лодок с крылатыми ракетами. М., 1965;

Курс тактики подводных лодок. Л. 1971.