Биографиясе

1929 елның 1 декабрендә Казанда туа.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1954 ел), Пермь шәһәрендә Полимер материаллар фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1959 елдан Казан технология университетында (бүленеп, 1966–1973 елларда Казан химия фәнни-тикшеренү институтында, сектор җитәкчесе, лаборатория мөдире), 1979–1994 елларда химик процесслар физикасы һәм механикасы кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре көпшәле һәм ракета системаларының эчке баллистикасына, яну һәм шартлау физикасына, җылы үткәрүчәнлек теориясе һәм югары энергетикалы системаларның куркынычсызлыгы технологиясенә карый.

Р.Ш.Гайнетдинов эчке камера процессларын тикшерә, эчке баллистиканың төп мәсьәләсенә яңа теоретик чишелеш таба.

Аның шартлаткычлар җитештерүнең куркынычсызлыгы технологиясе, яну һәм шартлау физикасы буенча тикшеренү нәтиҗәләре җитештерүгә кертелә.

250 дән артык хезмәт авторы, уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Хезмәтләре

Энергетические и баллистические свойства порохов и твёрдых ракетных топлив. Казань, 1995 (автордаш).

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт - КХТИ-КГТУ (1919-2000): Краткий биогр. справ. Казань, 2000.