Биографиясе

1925 елның 8 мае, БАССРның Чишмә районы Бишказы авылы – 2000 елның 30 июне.

1953 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

1957–1964 елларда Свердловск һәм Рязань авыл хуҗалыгы институтларында эшли, 1965–1971 елларда авыл хуҗалыгын матди-техник тәэмин итү буенча Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институтында лаборатория мөдире.

1972–1995 елларда Рязань авыл хуҗалыгы белгечләренең квалификациясен күтәрү институтында базар мөнәсәбәтләре кафедра мөдире.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авыл хуҗалыгында азык сәнәгате калдыкларын файдалануга, агросәнәгать комплексын матди-техник тәэмин итүне оештыруга карый.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.