- РУС
- ТАТ
двигательләр төзү гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы (1989), профессор (1992), Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (1991), Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1997, 2006)
1933 елның 10 июле, Чүпрәле районы Иске Чокалы авылында туа.
1958 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, 1975 елга кадәр Пермь моторлар төзү заводында эшли: инженер-конструктор, бригада башлыгы, конструкторлык бюросы башлыгы, хисаплау-тикшеренү бүлеге башлыгы, баш инженер урынбасары.
1975 елдан Казан техник университетында махсус двигательләр кафедрасында, бер үк вакытта 1991 елдан Диагностика һәм физик-химик процесслар белән идарә итү фәнни-тикшеренү институты директоры.
Хезмәтләре энергетика җайланмаларының камера эчендәге процесслар диагностикасына карый.
«Космос», «Протон», «Энергия» серияләренә очкыч аппаратлары двигательләренең ватылу сәбәпләрен диагностикалау һәм ресурсларны фаразлау системасын эшли.
Сыек ягулыклы ракета двигательләренең ышанычлылыгын тәэмин итү методикасын эшли һәм, аны гамәлгә кертеп, кыйммәтле утлы сынауларны уздырмау хисабына аларны җитештерү бәясен киметүгә ирешә.
Җитештерү объектларының авариясез эшләве, әйләнә-тирә мохитне савыктыру һәм халыкны экологик зарарсыз авыл хуҗалыгы продуктлары белән тәэмин итү концепцияләрен нигезли.
«КАМАЗ» двигательләре нигезендә кечкенә җылылык электр станцияләре төзи.
Уйлап табуга 60 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Медальләр белән бүләкләнә.
Диагностика внутрикамерных процессов в энергетических установках. Мәскәү, 1991;
Научно-технические основы и концепция поэтапного оздоровления окружающей среды, безаварийного функционирования установок и производственных объектов и обеспечения населения экологически чистыми продуктами. Казан, 2007;
Прошедшие годы и пройденные пути на Земле, в космосе и вновь на Земле. Казан, 2007.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.