- РУС
- ТАТ
эпизоотолог, ветеринария фәннәре докторы (1987), профессор (1998), Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1994, 2003)
1935 елның 8 мартында Әтнә районы Олы Әтнә авылында туа.
Казан ветеринария институтын тәмамлый (1958).
1958–1960 елларда Иске-Карамалы ветеринария табиблык участогы мөдире, 1960–1962 елларда Мөслим районы Фрунзе исемендәге колхоз рәисе, 1963 елдан Казан ветеринария институтында.
1987 елдан Бөтенроссия ветеринария фәнни-тикшеренү институтының эпизоотология лабораториясе мөдире (Казан шәһәре).
Хезмәтләре вирусология, микробиология, эпизоотология өлкәсендә, эре мөгезле терлекнең хламидиоз һәм микоплазмоз этиологиясендәге йогышлы авыруларын өйрәнүгә карый.
Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе (1995) һәм медальләр белән бүләкләнә.
Микоплазменные инфекции телят и меры борьбы с ними. Новосибирск, 1979;
Хламидиозы рогатого скота и меры борьбы с ними. Казань, 1980;
Хламидиозы сельскохозяйственных животных. Москва, 1984.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.