- РУС
- ТАТ
психолог, психология фәннәре докторы (1990 ел), профессор (1992 ел), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1999 ел)
1946 елның 1 апреле, Казан.
Казан университетының механика-математика факультетын тәмамлый (1969 ел).
Казан педагогика институтында (1970-1975 еллар), Казан университетында (1975–1982 еллар) укыта.
1982 елдан Казан технология университетында, 1986 елдан инженерлык психология һәм педагогика кафедрасы мөдире.
Бер үк вакытта 2003 елдан психология һәм эшлекле идарә итү факультеты деканы.
Хезмәтләре инженер кадрларның һөнәри эшчәнлеге һәм һөнәри әзерлеге психологиясенә карый.
Инженерлык эшчәнлеген, белгечләрнең мөһим һөнәри сыйфатлары һәм аларның эшчәнлеге объектының үзенә генә хас үзенчәлекләрен чагыштыру юлы белән тикшерә.
Моделиривание в познавательной деятельности студентов. Казань, 1983;
Теория, методология, психологические резервы инженерной подготовки. М., 2001.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.