- РУС
- ТАТ
математик, физика-математика фәннәре докторы (1986 ел), ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (1992 ел), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1997 ел)
1936 елның 29 октябре, Чиләбе өлкәсенең Курган районы Чистопрудное авылы – 2008 елның 19 марты, Казан.
1961 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1987 елдан профессор, 1988 елдан функцияләр һәм якынчалылык теориясе кафедра мөдире.
Хезмәтләре сингуляр интеграль тигезләмәләрне аппроксимацияләү һәм санча анализлау теориясенә карый.
Төрле класс сингуляр интеграль һәм интеграль-дифференциаль тигезләмәләрне чишүнең туры һәм проекция ысулларын, шулай ук Гёльдер, Никольский һәм Соболев фәзаларында функцияләргә полином һәм сплайн аша якынчалау нигезләрен эшли.
Операторлы тигезләмәләрнең чишелешен чикләнгән санда оптималь апроксимацияләү проблемасын чишә һәм шуның нигезендә хисаплау ысулларын оптимальләштерү, чикле үлчәмле һәм күп үлчәмле сингуляр интеграллар өчен квадратлы һәм кублы формулалар чыгаруның төп мәсьәләсен, шулай ук дөрес куелмаган мәсьәләләрне оптималь җайлаштыру проблемасын хәл итә.
Оптимальные аппроксимации решений линейных задач. Казань, 1980;
Оптимизация квадратурных методов решения интегральных уравнений // Докл. АН СССР. 1983. Т. 271, № 1;
Прямые методы решения сингулярных интегральных уравнений 1-го рода. Казань, 1994;
Численный анализ сингулярных интегральных уравнений. Казань, 1995.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.