- РУС
- ТАТ
математик, физика-математика фәннәре докторы (1996 ел), профессор (1998 ел), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2000 ел)
1958 елның 29 гыйнвары, Мамадыш районы Дусай авылы.
1980 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан химия-технология институтының (хәзер Казан технология университеты) Түбән Кама филиалында, 1990 елдан Чаллы педагогика институтында математик анализ кафедра мөдире.
Хезмәтләре Фредгольм тигезләмәләре тибындагы сызыкча интеграль тигезләмәләрне чишү ысулларына карый.
3 нче һәм 1 нче төр интеграль тигезләмәләрне чишүгә яраклаштырып, төп һәм гомумиләштерелгән функцияләр фәзаларында якынаю теориясен төзи.
Бирелгән тигезләмәләрне гомумиләштерелгән функцияләр фәзасында классик туры проекция ысуллары белән чишүгә нигезләнеп, исәпләү алгоритмнарын төзи һәм нигезли.
Оптимальный метод решения интегральных уравнений 3-го рода. // Докл. РАН. 1998. Т. 362. № 1;
Теория разрешимости одного класса интегро-дифференциальных уравнений в пространстве обобщенных функций // Дифференциальные уравнения. 1999. Т. 35, № 9.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.