- РУС
- ТАТ
тарихчы, археолог, нумизмат, тарих фәннәре докторы (1966), профессор (1969)
1931 елның 17 июле, Мәскәү — 2000 елның 23 апреле, шунда ук.
Мәскәү университетын тәмамлый (1954).
1955–1960 елларда СССР ФАнең Археология институтында эшли.
1957 елдан Мәскәү университетында.
1950 елларда Урта һәм Түбән Идел буе төбәкләренә, Төньяк Кавказга, Кырымга һәм Урта Азиягә археологик экспедицияләр инициаторы, оештыручы һәм аларда катнашучы.
1959–1990 елларда СССР ФА Археология институтының Идел буе археологик экспедициясен җитәкли (1970 елларга кадәр остазы А.П.Смирнов белән бергә). Аның А.П.Смирнов белән бергә язылган «Алтын Урданы археологик өйрәнү бурычлары» («Задачи археологического изучения Золотой Орды», «Советская археология» журналының 1959 елгы 4 нче санында басыла) дип аталган программ мәкаләсе Алтын Урда шәһәрләрендә, шул исәптән Сарай әл-Мәхрусә, Сарай әл-Җәдид, Бәлҗәмин, Болгарда киң колачлы казу эшләре оештыруда зур роль уйный. Алтын Урда шәһәрләренең гаять бай матди мәдәниятен һәм социаль структурасын өйрәнүгә зур өлеш кертә. Революциягә кадәрге шәркыятьче галимнәр-нумизматлар (Х.М.Френ, П.С.Савельев һ.б.) традицияләрен дәвам итеп, Алтын Урдадагы акча сугу эшен һәм акча әйләнешен өйрәнүнең яңа юнәлешләрен алга сөрә. Аның «Нумизматика и эпиграфика» журналында дөнья күргән «Жүчиләр акчалары хәзинәләре» («Клады джучидских монет», 1960, т. 1), «Җүчиләр акчалары табылдыклары» («Находки джучидских монет», 1963, т. 4) хезмәтләрендә Алтын Урданың 1960 еллар башына мәгълүм булган барлык акчаларының топографиясе бирелә. Бер үк вакытта XIV–XV йөзләрдәге рус акча сугу эшен өйрәнү белән шөгыльләнә, Россия акчаларының рус кенәзлекләренең социаль-икътисади һәм сәяси тарихы буенча әһәмиятен күрсәтә. Күп кенә фәнни басмаларның, шул исәптән «Советская археология», «Российская археология», «Татарская археология», «Известия Московского университета», «Вопросы истории» журналларының редколлегияләре әгъзасы була. Хезмәтләре Алтын Урда шәһәрләре археологиясенә, тарихына һәм мәдәниятенә, урта гасырлар нумизматикасына һәм археол. тикшеренүләр методикасына карый; АКШта, Англиядә, Германиядә, Белгиядә, Венгриядә, Польшада, Эстониядә нәшер ителә һәм кабат басыла.
Германия археология җәмгыяте мөхбир әгъзасы (1983).
Мәскәү университетының М.В.Ломоносов исемендәге бүләге лауреаты (1998).
Кочевники Восточной Европы под властью золотоордынских ханов. М., 1966;
Общественный строй Золотой Орды. М., 1973;
Искусство кочевников и Золотой Орды. М., 1976;
Монеты Московской Руси. М., 1981;
Статистические методы в археологии. М., 1987;
Золотоордынские города Поволжья. М., 1994.
Дворниченко В.В., Егоров В.Л., Яблонский Л.Т. Памяти Германа Алекссевича Фёдорова-Давыдова // Рос. археология. 2000. № 4.
Автор — Р.Г.Фәхретдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.