Биографиясе

1949 елның 9 гыйнварында Тәтеш шәһәрендә туган.

1972 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук очу аппаратларының төзелеш механикасы кафедрасында эшли, кафедрасы профессоры (1993 елдан).

«Известия высших учебных заведений. Авиационная техника» журналының баш мөхәррире (1997 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нәклассик иркен беркетелүле пластиналар һәм сүрүләр механикасына; төзелеш механикасында кырый мәсьәләләрен чишүнең санлы алымнарына; экранопланнарны тарту көченә карап проектлауга карый.

Фирсов тарафыннан сүрү элементлары механикасы мәсьәләләрен, конструкция каркасында иркен беркетелүен исәпкә алып чишү теориясе һәм алымнары, төзелеш механикасының кырый мәсьәләләрен хәл итү өчен аеручы матрицалар аппараты, экранопланнар конструкциясенә йөкләнеш бирү нормаларының нигезләре эшләнә.

Уйлап табуга патенты бар.

Медальләр, шул исәптән РФ Космонавтика федерациясенең Ю.А. Гагарин исемендәге медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Оболочки из стекла. Расчёт напряженно-деформированного состояния. М., 1993 (автордаш).

Аппарат дифференцирующих матриц для решения двумерных краевых задач строительной механики // Известия вузов. Авиационная техника. 2001. № 1.