Биографиясе

1864 елның 18 сентябре, Казан — 1933 елның 7 июне, шунда ук.

Н.А.Фирсовның улы.

Дворяннар нәселеннән.

Казан университетын тәмамлый (1888); шунда ук эшли: профессор стипендиаты (1891 елга кадәр), 1891–1902 елларда рус тарихы кафедрасы приват-доценты, 1902–1903 елларда экстраординар профессоры, 1903–1914, 1916–1918 елларда ординар профессоры, 1918–1922 елларда иҗтимагый фәннәр факультеты һәм эшчеләр факультеты (рабфак), 1928 елдан Россиядә сыйнфый көрәш тарихы кафедрасы профессоры.

Шулай ук Казандагы Мария кыз балалар (1893–1895) һәм Икенче ир балалар (1895–1903) гимназияләрендә, реаль училищедә (1894–1895) укыта.

1914–1916 елларда Археология институты профессоры (Мәскәү), бер үк вакытта, 1915–1916 елларда, Мәскәү университетының рус тарихы кафедрасы приват-доценты.

Октябрь революциясеннән соң Казанда Төньяк-Көнчыгыш археология институтын (1917–1920), Шәрекъ академиясен (1920–1922; 1921 елдан ректор вазифаларын башкаручы), Шәрекъ педагогия институтын (1922–1924 тә тарих кафедрасы мөдире, 1924 елдан профессор) оештыручыларның һәм аларның җитәкчеләренең берсе.

1890 елларда «Волжский вестник», «Камско-Волжский край» газеталары белән хезмәттәшлек итә.

Фәнни эшчәнлеге

Либераль сәяси карашлары тарафдары, иҗатында Россия историографиясенең дәүләт мәктәбе, народниклык һәм марксизм йогынтысын кичерә.

«Мәскәү Россиясе хөкүмәте һәм Бөек Пётр сәүдә-сәнәгать сыйныфына карата мөнәсәбәттә» («Правительство московской России и Пётр Великий в их отношениях к торгово-промышленному классу», 1891), «XVIII йөзнең 1 нче яртысында рус сәүдә-сәнәгать компанияләре: сәүдә-сәнәгать сәясәте һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр тарихыннан очерклар» («Русские торгово-промышленные компании в 1-ю половину XVIII столетия: Очерки из истории торгово-промышленной политики и соответствующих общественных отношений», 1896), «Идел буе сәүдә-сәнәгать тормышы тарихыннан кайбер үзенчәлекләр» («Некоторые черты из истории торгово-промышленной жизни Поволжья», 1898), «Император Екатерина II патшалык иткән вакытта хөкүмәт һәм җәмгыять Россиядәге тышкы сәүдәгә карата мөнәсәбәттә. Сәүдә сәясәте тарихыннан очерклар» («Правительство и общество в их отношениях к внешней торговле России в царствование императрицы Екатерины II. Очерки из истории торговой политики», 1902) хезмәтләрендә сәүдә-сәнәгать компанияләренең барлыкка килүе, Россия буржуазиясенең катлау буларак оешуы һәм дәүләт сәясәте нәтиҗәсе буларак тышкы сәүдәнең активлашуы процессын тикшерә.

 «Яңа Кануннар мәҗмугасы проектын (1767 ел) төзү өчен оештырылган Комиссиядә күтәрелгән качкыннар һәм юлбасарларлар мәсьәләсе» («Вопрос о беглых и разбойниках, поднятый в Комиссии для составления проекта Нового Уложения (1767г.)», 1890), «Халык тормышында социологик һәм психологик күренеш буларак Разин фетнәсе» («Разинщина, как социологическое и психологическое явление народной жизни», СПб., 1906), «Пугачёв фетнәсе: Социологик-психологик характеристика тәҗрибәсе» («Пугачёвщина: Опыт социолого-психологической характеристики», СПб., 1908) һ.б. монографияләре XVII–XX йөзләрдә Россия крәстияннәренең иҗтимагый-сәяси көрәш тарихына багышлана. Фирсовның «Иделнең Урта һәи Түбән агымын яулап алу: XVI йөз Көнчыгыш Европа тарихыннан очерк» («Завоевание Среднего и Нижнего течения Волги: Очерк из истории Восточной Европы XVI-го столетия», 1893), «Себер тарихына багышланган укулар» («Чтения по истории Сибири», вып. 1–2, М., 1915–21), «Идел өчен көрәш. Казан ханлыгын буйсындыру» («Борьба за Волгу. Покорение Казанского ханства», 1918), «Идел өчен көрәш. Мәскәү Русенең Әстерханны буйсындыруы һәм Урта һәм Түбән Идел буеның буйсындырылган халыкларының Мәскәүдән аерылу омтылышлары» («Борьба за Волгу. Покорение московской Русью Астрахани и попытки покорённых народов Среднего и Нижнего Поволжья отбиться от Москвы», 1918), «Урта һәм Түбән Идел буе тарихына багышланган укулар» («Чтения по истории Среднего и Нижнего Поволжья», вып.1–2, 1919–20), «Татарстанның үткәне: Кыскача фәнни-популяр тарихи очерк» («Прошлое Татарии: Краткий научно-популярный исторический очерк», 1926), «Идел-Кама төбәген колонияләштерү һәм аның белән бәйле сәясәт» («Колонизация Волжско-Камского края и связанная с ней политика», 1930) хезмәтләрендә XVI–XVIII йөзләрдә Идел буе, Урал буе, Себер һәм төрки халыкларының сәяси һәм социаль-икътисади тарихы мәсьәләләре тикшерелә. «Рус тарихының гомуми курсы. Мәскәү Русендә самодержавие үсеше» («Общий курс русской истории. Развитие самодержавия в Московской Руси», 1907), «Тарихка багышланган укулар. XV–XVI йөзләрдә самодержавие үсеше һәм XVII йөз башындагы революция» («Чтения по истории. Развитие самодержавия в XV–XVI вв. и революция в начале XVII в.», 1924), «Рус тарихы. Россиядә башлыча сыйнфый көрәш тарихы буенча кулланма» («Русская история. Руководство преимущественно по истории классовой борьбы в России», М., 1928) лекция курсларында Россия тарихын чагылдырганда вульгар-социологик методологиягә таяна, крәстияннәрне халык чуалышларында һәм революциядә хәлиткеч көч дип саный, төп игътибарын сыйнфый көрәшкә юнәлтә (Рус дәүләтенең аерым өлкәләре тарихына юнәлеш ясала). Шәхеснең тарихта һәм әдәбиятта файдалы эшчәнлеге күзлегеннән чыгып язылган биографик очеркларның (Н.Я.Агафонов, Н.Н.Шестаков, Г.Р. Державин, Н.М.Карамзин, В.О.Ключевский, Г.Ибраһимов, Петр I, Екатерина II, В.И.Ленин һ.б. турында) зур фәнни-популяр циклы авторы.

1923–1929 елларда Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте, 1924–1930 елларда Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте рәисе.

1929–1931 елларда матбугатта «фирсовчылык»ка каршы кампания башлана: Фирсов Совет хакимияте дошманы дип күрсәтелә, аның карашлары вак буржуаз караш буларак тәнкыйтьләнә, хезмәтләре басылу туктатыла.

Хезмәтләре

Царь Иван Васильевич Грозный. К., 1892; 

Пётр I Великий, московский царь и император Всероссийский (Личная характеристика). М., 1916; 

Г.Р.Державин как выразитель настроения российского дворянства в Екатерининскую эпоху. К., 1919; 

Студенческое движение в Казанском университете в 1887 г. К., 1920; 

Исторические характеристики и эскизы (1890–1920 гг.): В 3 т. К., 1921–26.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 1; 

Чернышёв Е.И. Профессор Н.Н.Фирсов как историк Поволжья // Вестн. Науч. об-ва татароведения. 1930. № 9–10; 

Ермолаев И.П., Литвин А.Л. Профессор Николай Николаевич Фирсов: Очерк жизни и деятельности. К., 1976; 

Зарипова Л.Д. Российская история в трудах Н.Н.Фирсова: Дис. ... К., 1996; 

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1.

Автор — Е.Б.Долгов