Биографиясе

1919 елның 10 мае, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Тимәш авылы — 2005 елның 2 апреле, Казан.

ВКП(б) ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1944), КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (Мәскәү, 1953) тәмамлый.

1939 елдан партия эшендә: 1957–1959 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре, 1959–1960 елларда ТАССР ЮС Президиумы рәисе, бер үк вакытта РСФСР ЮС рәисенең беренче урынбасары, 1961–1963 елларда СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры, 1963–1991 елларда Казан университетында фәнни коммунизм кафедрасы мөдире (1979 елга кадәр).

1959–1963 елларда ТАССР һәм РСФСР ЮС депутаты.

Хезмәтләре СССРда милләтара мөнәсәбәтләр, ТАССРда мәдәният, тел үсеше мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

Ике «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Национальное и интернациональное в социалистической культуре. К., 1970; 

На путях пролетарского интернационализма. К., 1971; 

Иллюзии идеологов антикоммунизма. К., 1978.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.