- РУС
- ТАТ
төзелеш механикасы өлкәсе галиме, техник фәннәр кандидаты (1973), ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1996)
1937 елның 24 марты, Азнакай районы Мәсгут авылы — 2005 елның 21 сентябре, Казан.
1964 елда Казан төзүче инженерлар институтын (хәзер Казан архитектура-төзелеш университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, төзелеш факультеты деканы (1984–2005), тимер-бетон конструкцияләр кафедрасы профессоры (1994–2005), бүленеп, 1980–1983 елларда Аннаба шәһәрендә (Алжир) укыта.
Хезмәтләре җыелма монолит тимер-бетон конструкцияләрнең ныклыгын тикшерүгә карый. Югары уку йортларында техник фәннәрне татар телендә укытуның инициаторы һәм оештыручысы. «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру буенча ТР ФАнең Фәнни-методик советы рәисе.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы (1999–2005).
Медальләр белән бүләкләнә.
РФнең Югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре (2001).
Железобетонные конструкции. К.,1993;
Концепция организации высшего образования на татарском языке. К.,1999 (автордаш).
Зыятдинова Г. Техник белем — татарча! // Шәһри Казан. 2006. 26 апр.;
Мәшһүр татар галимнәре. К., 2011.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.