Биографиясе

1939 елның 12 апреле, Мөслим районы Тегермәнлек авылы —  2003 елның 20 марты, Казан.

Казан химия-технология институтын (хәзер Казан технология университеты) тәмамлаганнан соң (1967), шунда ук эшли, азотның органик кушылмалары химиясе һәм технологиясе кафедрасы профессоры (1992 елдан).

Хезмәтләре махсус продуктлар химиясенә һәм технологиясенә карый. Фәссахов функциональ нитроимидазоллар-1,3 классына караучы югары энергияле, җылылыкка чыдам кушылмаларның максатчан синтезының фәнни-методик нигезләрен һәм аларны барлыкка китерүнең технологияләрен эшли; яңа реакцияләр тәкъдим итә, аларның закончалыкларын һәм механизмнарын тикшерә, имидазол һәм аның нитр алмашлы продуктларының синтезы алымын эшли.

Уйлап табуга 36 авторлык таныклыгы бар.

Әдәбият

Специалисты по взрывчатым материалам, пиротехнике и боеприпасам: Биогр. энцикл. М., 2006.