Биографиясе

1933 елның 8 июне, Үзбәкстан ССР, Коканд шәһәре — 2005 елның 6 октябре, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1956), «Дальстрой» (Магадан өлкәсе), Көнчыгыш Себер (Иркутск өлкәсе һәм Бурят АССР), Үзбәкстан, Байкал аръягы (Чита өлкәсе) геология партияләрендә эшли.

1972 елдан Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк институтында (ЦНИИгеолнеруд, Казан), 1997 елдан баш фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре руда һәм руда булмаган чыганаклар геологиясенә карый. Колыма елгасының югары агымында геологик съёмкалар үткәрә, Себердә алтын һәм бериллий чыганакларын ачуда катнаша. Апатитка СССР территориясен минерагеник районлаштыру үткәрә, запасларын прогнозлау һәм күләмен бәяләү методикасын, геология-сәнәгый типтагы апатит рудаларын классификацияләү методикасын эшли.

Фосфат чималына СССР минерагеник картасын төзүдә,ТР территориясендә минераль пигментлар һәм башка руда булмаган файдалы казылмаларны бәяләүдә катнаша (ТР Дәүләт бүләге, 1998). Уйлап табуга патенты бар.

Бүләкләре

Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Геология месторождений апатита, методика их прогнозирования и поисков. М.,1980 (автордаш); 

Геолого-промышленная оценка месторождений апатита.М., 1985 (автордаш); 

Методическое руководство по поискам, оценке и разведке месторождений твёрдых нерудных полезных ископаемых Республики Татарстан: В 3ч. К., 1999–2001 (автордаш).