Биографиясе

1930 елның 9 декабре, Арча районы Иске Кырлай авылы — 2007 елның 9 сентябре, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1954).

1948 елдан Арча, Зәй, Питрәч районнары мәктәпләрендә тарих укытучысы. 1954–1955 елларда ВЛКСМның Питрәч райкомы 2 нче секретаре.

1955 елдан Арча районы Куйбышев исемендәге колхоз рәисе.

1982–1985 елларда ТАССР МС каршындагы ЗАГС бүлеге мөдире.

1986 елдан Тел, әдәбият һәм тарих институтында, өлкән фәнни хезмәткәр (1989–1992), 1992 елдан ТР ФАнең Тарих институтында, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (2006 елдан).

Республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнаша: Бөтентатар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе һәм аның идарәсе әгъзасы; Бөтендөнья татар халкы корылтае, Татар иҗтимагый үзәге, Милли Мәҗлес, Төрки халыклар ассамблеясына делегат итеп сайлана.

Төрки-татар дөньясы тарихын, Казан, Себер ханлыклары һәм Нугай Урдасының үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнүгә зур өлеш кертә.

Хезмәтләре Себер һәм Үзәк Азия төрки халыклары, Себер татарлары, урта гасырлар татар дәүләтләре тарихын өйрәнүгә карый.

Күптомлы «Татарлар тарихы» («История татар», 2002, Т. 1) авторларының берсе, «Татарстан Республикасының тарих һәм мәдәният истәлекләре җыелмасы» («Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан») басмаларын төзүче.

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Древние тюрки Сибири и Центральной Азии. К., 2000; 

История сибирских татар (с древнейших времён до начала XX века). К., 2002; 

История татар Западной Сибири (с древнейших времён до начала XX века). К., 2007.

Әдәбият

Алишев С. Галим, җәмәгать эшлеклесе, милләт хадиме // Шәһри Казан. 2007. 16 нояб.; 

Нация. Эпоха. Личность: Сб. памяти доктора ист. наук Г.Л.Файзрахманова. К., 2008.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов