Биографиясе

1850 ел, Сембер губернасы, Кормыш өязе Сафаҗай авылы — 1910 елның 12 гыйнвары, Уфа шәһәре.

Татар икътисади фикеренә нигез салучыларның берсе.

Х.Фәезхановның энесе.

Казандагы 1 нче җамигъ мәчет каршындагы мәдрәсәдә Ш.Мәрҗанидә укый (1862–1868), укытучылар училищесен тәмамлый (Уфа, 1877).

1868 елдан Уфада: сәүдәгәр Нәзировның сәүдә конторасында эшли; берничә тапкыр эш белән Төркестан һәм Сүриягә бара, анда Шәрекъ телләре һәм әдәбиятын өйрәнә, мәдәнияте белән таныша.

1877 елдан — Себер банкында.

1884–1886 елларда «Мәрҗания» мәдрәсәсендә (Казан) укыта.

1887 елдан кабат Уфада: Оренбург Мөселман Диния Нәзарәте казначее.

1906 елда мәгърифәтче З.Камали белән «Галия» мәдрәсәсен оештыруда катнаша, анда татар теле, тарих һәм география укыта.

Татар календареның мөхәррире һәм нашире (1893). Хезмәтләре татар тел белеме, фольклор, географиягә карый. Фәезханов мөселман мәгарифе системасына, гарәп, фарсы, татар һәм рус телләреннән тыш, Көнбатыш Европа телләренең берсен уку программасына кертергә кирәк, дип саный. «Татар телигә кыскача гилми сарыф» («Татар теленең кыскача грамматикасы», 1887) уку әсбабы, икътисади һәм публицистик әсәрләр; Шәрекъ халыклары язма ядкәрләренең татар теленә тәрҗемәләре авторы. Аның «Мәҗәлис әс-сәрвәт вә әл-мәгаиш» («Муллык һәм тереклек чыганаклары турында әңгәмәләр») кулъязмасында мөһим сәяси һәм икътисади төшенчәләргә, категорияләргә, законнарга анализ бирелә. «Мөхәррик әл-әфкар» («Фикерләр уятучы», 1893) китабы иҗтимагый-мәгърифәтчелек фикере тарихы мәсьәләләренә карый. XIV йөздәге фарсы-таҗик әдәбияты ядкәре «Тутыйнамә» һәм гарәп-фарсы әдәбияты ядкәре «Кәлилә вә Димнә» Фәезханов тәрҗемәсендә берничә тапкыр басылып чыга, алар татарлар арасында гына түгел, башкортлар, казакълар һ.б. төрки халыклар арасында да киң тарала.

Хезмәтләре

Гомуми җәгърафия рисаләсе. К., 1888; 

Тарих шәҗәрәи төрек. К., 1891; 

Хикәят вә мәкаләт. К., 1896.

Әдәбият

Мифтахова И. Габделгалләм Фәезхановның беренче татар грамматикасы // Мәгариф. 1997. № 9; 

Газизуллин Ф.Г. Г.Фаизханов и формирование системы экономических взглядов в татарской литературе // Уч. зап. Казан. пед. института. 1975. Вып. 141; 

шул ук. Становление и развитие социально-экономической мысли татарского народа. СПб., 2004; 

Сабиров С.В. Мулла Габдулгаллям Фаизханов (к 155-летию со дня рождения). Н.Новгород, 2005.