Биографиясе

1968 елның 19 маенда Казанда туа.

Физика-математика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе М.В.Еремин кызы.

Казан университетының "Радиофизика" белгечлеге буенча физика факультетын (1990), Россия Фәннәр академиясе Казан Гыйльми үзәгенең Казан физика-техника институты аспирантурасын (2000) тәмамлый.

Белгечлеге – магнит күренешләре физикасы өлкәсендә. Казанның Магнит резонансы мәктәбе вәкиле. Фәнни карашлары формалашуга физика-математика фәннәре докторлары, профессорлар М.М.Зарипов, М.А.Теплов, М.В.Еремин, Б.З.Малкин, М.М.Шакирҗанов йогынты ясыйлар.

1990 елдан Россия Фәннәр академиясе Казан Гыйльми үзәгенең Казан физика-техника институтында эшли: инженер, аспирант (1996 елдан), диэлектриклар радиоспектроскопиясе лабораториясендә фәнни хезмәткәр (2000), өлкән фәнни хезмәткәр (2003), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (2014). Бер үк вакытта, 2014 елдан, Казан университеты Физика институтының гомуми физика кафедрасында профессор.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре күчмә элементлар нигезендә түбән күләмле кушылмаларның магнит үзлекләрен өйрәнүгә карый; идентификация һәм яңа, элек билгеле булмаган диэлектрик кристалларда һәм нечкә пленкаларда парамагнит үзәкләрне, әлеге үзәкләрнең локаль симметриясе турында мәгълүматлар алу максаты белән өйрәнү, кристаллик кырның параметрларын, парамагнит ионнарның спиннары арасында спин-спиннар бәйләнешенең зурлыгын һәм табигатен билгеләү. La1-xMxMnO3 (M=Ca, Ba, Sr) манганитларында магнит резонансы һәм магнит сизгерлеге методлары белән фазаларга аерылу буенча тикшеренүләр, Sr2VO4 и LaTiO3 орбиталь тәртипкә китерү белән оксидларны өйрәнү, магнит сизгерлеген һәм LiCuVO4, CuGeO3, Na1/3V2O5, NaV2O5, CuSb2O6, KCuF3, CuTe2O5 түбән күләмле магнетикларның электрон парамагнит резонансы спектрларын өйрәнү уздырыла.

Халыкара хезмәттәшлек кысаларында түбәндәге темалар буенча фәнни тикшеренүләргә җитәкчелек итә: " La1-cSrcMn1-x-yFex(Mg,Zn)yO3 системасының сыегайтылган манганитларның магнит һәм транспорт үзлекләре, с<0.35, x+y=0.1" (Азәрбайҗан галимнәре белән бергә); "Термоэлектрик энергия җитештерү өчен перовскит тибындагы икеләтә оксидлар" (Һиндстан галимнәре белән бергә).

Иң әһәмиятле казанышлары: анизотроп алмашу бәйләнешенең төзелгән моделе, изотроп һәм анизотроп алмашу бәйләнешенең зурлыгын әлеге матдәләрдә бәяләү, шулай ук түбән күләмле системаларда структур һәм фаза күчешләренең ачыкланган яңа үзенчәлекләре.

Фәнни тикшеренүләренең төп идеяләре һәм фикерләре 117 фәнни һәм методик хезмәттә, шул исәптән 1 монографиядә, 5 уку ярдәмлегендә бастырыла.

Кандидатлык диссертациясе: YBa2 Cu3 O6+y и CuGeO3 магнит кластерлары модельләре (1999).

Докторлык диссертациясе: ЭПР методы белән түбән күләмле магнит структураларын өйрәнү (2011).

Хезмәтләре

1. Anisotropic exchange in LiCuVO4 probed by ESR // Physical Review B, 2002, 65(13), 134445. (автордаш)

2. Crystal field, Dzyaloshinsky-Moriya interaction, and orbital order in La 0.95Sr0.05MnO3 probed by ESR // Physical Review B, 2002, 65(10), 104440. (автордаш)

3.Observation of a Griffiths phase in paramagnetic La1−xSrxMnO3 // Physical review letters, 2005, 95(25), 257202. (автордаш)

4. ESR Study of Y2SiO5:Nd143 Isotopically Pure Impurity Crystals for Quantum Memory // Applied Magnetic Resonance, 2017, 48, р. 589–596. (автордаш)

5. Crystal environment of impurity Nd3+ ion in yttrium and scandium orthosilicate crystals // Journal of Magnetic Resonance, 2018, 295, р. 12–16. (автордаш)

6. New Analytical Expressions to Account for the Spatial Distribution of Ligand Electron Density in Crystal Field Theory on Rare-Earth Ions // The Journal of Physical Chemistry. 2024, 128, 22,р. 9294–9299.  (автордаш)

Әдәбият

1. В поиске новых соединений // Коммерсант. 2024. 6 марта.