- РУС
- ТАТ
химик-органик, химия фәннәре докторы (1976 ел)
1940 елның 22 августы, Киров өлкәсе, Слободский районы Вахруши поселогы – 1988 елның 6 ноябре, Казан.
1962 елда Казан университетын тәмамлый.
1965–1988 елларда СССР ФА Казан филиалының Органик һәм физика химия институтында эшли (бүленеп, 1970–1975 елларда Казан химия фәнни-тикшеренү институтында лаборатория мөдире), 1975 елдан азоторганик кушылмалар лабораториясе мөдире.
Хезмәтләре органик һәм фосфорорганик кушылмалар химиясенә карый.
Дикарбонил кушылмаларның кето-еноль таутомериясен тикшерә.
О.А.Ерастов җитәкчелегендә фосфор-борлы кушылмалар химиясе эшләнә, яңа тип тозлар комплексы таутомериясе ачыла.
Функциональ алмаштырылган фосфиннарны бер үк вакытта молекулага башка элементлар (бор, кремний, алюминий) кертеп өйрәнә.
Уйлап табуга 30 авторлык таныклыгы бар.
Функционально-замещённые фосфины и их производные. М., 1986.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.