Биографиясе

1910 елның 29 гыйнвары, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Каргалы авылы – 1984 елның 17 декабре, Мәскәү.

Мичуринск шәһәрендә Җиләк-җимеш институтын тәмамлаганнан соң (1935 ел), Мичуринск шәһәре җиләк-җимеш селекциясе питомнигында (хәзер Үзәк генетик лабораториясе) эшли. 1945–1984 елларда Кара туфраклы булмаган полосаның бакчачылык фәнни тикшеренү институтында (1960 елга кадәр Мәскәү җиләк-җимеш тәҗрибә станциясе) селекция бүлеге мөдире (1961–1967 еллар), лаборатория мөдире (1967–1984 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре төшле җимешләр селекциясенә карый. РФ һәм ТРда районлаштырылган чия («Багряная», «Гриот московский», «Молодёжная») һәм сливаның («Скороплодная», «Красный шар», «Память Тимирязева» һ.б.) бик күп сортлары авторы. Бу сортлар югары уңдырышлылыгы һәм суыкка чыдам булулары белән аерылып тора.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1952 ел).

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Слива. М., 1956 (автордаш);

Биологические особенности сливы и выведение новых сортов. М., 1960;

Вишня. М., 1983.

Автор – В.А.Наумов