- РУС
- ТАТ
нефтьче-геолог, СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1950 ел)
1899 елның 2 октябре, хәзерге Чуаш Республикасы Алатырь шәһәре – 1969 елның 13 декабре, Казан.
1919–1923 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. Казан университетын тәмамлаганнан соң (1929 ел), Уфа, Мәскәү, Казан геология оешмаларында, «Татгеолбюро» предприятиесендә партия башлыгы, Мәскәү-Идел һәм Куйбышев гидроүзәк каналлары төзелешендә өлкән геолог.
1940 елдан «Татнефтегазразведка» трестында; Шөгер нефтеразведкасында өлкән геолог, геология бүлеге башлыгы (1947 елдан), Казан геология экспедициясе башлыгы урынбасары (1965 елдан), бер үк вакытта 1954–1957 елларда Казан университетында укыта.
Татарстан территориясендә нефтьнең эре девон чыганаклары разведкасы һәм эзләү методикасы авторларының берсе.
Шөгер, Ромашкино (Дәүләт бүләге), Яңа Елховой, Бондюг, Алабуга һәм башка нефть чыганакларын ачуда катнаша.
«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Новая тектоническая схема ТАССР // Геология и нефть. 1960. № 2;
Тектоника ТАССР // Геология СССР. 1967. Т. 11, ч. 1 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.