Биографиясе

1888 елның 6 июне, Тверь губернасының Кашин өязе Поречье авылы – 1961 елның 26 июне, Казан.

1912 елда Юрьев университетының физика-математика факультетын тәмамлый.

1921–1958 елларда Казан университетында: геофизика (1934–1936 еллар), геодезия (1937–1940 еллар) һәм астрономия кафедралары мөдире (1941–1958 еллар), бер үк вакытта 1937–1938, 1941–1952 елларда проректор, 1940–1941 елларда физика-математика факультеты деканы.

1942–1958 елларда Казан шәһәр астрономия обсерваториясе директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре астронометрия һәм гравиметриянең фундаменталь мәсьәләләренә карый.

Йолдызларның торышын һәм хәрәкәтләнүләрен күрсәткән 7 каталог төзи.

Гравиметрия эшләрен уздыру экспедицияләрен җитәкли. Яктылыгы сүрән йолдызлар каталогын төзүне оештыручыларның һәм инициаторларның берсе.

Хезмәтләре

Средние места и собственные движения 30 звёзд // Уч. зап. Казан. ун-та. 1925. Т. 85, кн.1;

Определение ускорения силы тяжести для Энгельгардтовской обсерватории в марте 1929 г. // Уч. зап. Казан. ун-та. 1929. Т. 89, кн. 5/6 (автордаш);

Относительные склонения 1333 звёзд // Уч. зап. Казан. ун-та. 1943. Т. 103 (автордаш);

Гнутие казанского меридианного круга в 1932-1935 гг. // Уч. зап. Казан. ун-та. 1956. Т. 116, кн. 1.

Әдәбият

Белькович И.В., Киселёва В.Г. Иван Александрович Дюков. Казань, 1945.

Автор – Р.Г.Усманов