- РУС
- ТАТ
астроном, астрономия һәм геодезия докторы (1881 ел)
1849 елның 21 октябре, хәзерге Смоленск өлкәсенең Соино авылы – 1918 елның 22 октябре, Казан.
А.Д.Дубягоның әтисе.
1872 елда Петербург университетын тәмамлаганнан соң, Пулково астрономик обсерваториясендә эшли. 1884–1918 елларда Казан университеты профессоры һәм Казан шәһәр астрономия обсерваториясе директоры, бер үк вакытта 1890–1899 елларда физика-математика факультеты деканы, 1899–1905 елларда ректоры.
В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясенә нигез салучы һәм беренче директоры (1901–1918 еллар).
Казанда беренче булып Айның физик либрациясен өйрәнә.
Хезмәтләре күк механикасына карый.
1869–1892 елларда Казан астрономнары алып барган күзәтүләр нигезендә Д.И.Дубяго 4281 йолдызның каталогын төзи.
Нептун иярчене орбитасын тикшерә һәм Диана кече планетасының хәрәкәт итү теориясен төзи.
Айдагы кратерга Д.И.Дубяго исеме бирелә.
Исследование орбиты спутника Нептуна по наблюдениям, произведённым Пулковским рефрактором с 1847 по 1876: дисәтинә... СПб., 1878;
Теория движения планеты Дианы. Определение окончательной орбиты: дисәтинә ... СПб., 1880.
Автор – Р.Г.Усманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.