Биографиясе

1891 елның 27 декабре – 1984 елның 2 июне, Казан.

1915 елда Казан медицина институтын тәмамлагач, Казан медицина  учреждениеләрендә эшли.

1943–1972 елларда Казан медицина институтында, 1956–1968 елларда хирургик стоматология кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Е.А.Домрачева Бөек Ватан сугышы елларында казналык-бит өлкәсендәге яра җәрәхәтләрен дәвалау ысулларын эшли.

Е.А.Домрачева җәрәхәтләрне беренчел рациональ эшкәртү һәм организмдагы тукыма белән ябыштыру юлы белән дәвалау системасын нигезли; стоматология гамәленә Вишневский ысулы белән урынлы анестезия үткәрүне кертә.

Хезмәтләре

Ранняя пластика при ранениях лица. Казань, 1954.