Биография

1867 ел, Симферополь шәһәре – 1946 елның 13 декабре, Киев.

1896 елда Мәскәү университетының медицина факультетын тәмамлый.

Санк-Петербург клиник учреждениеләрендә, Новгород губернасының Тихвин өязендә земство табибе булып эшли. 1901 елдан Юрьев университетында, 1904 елдан Хатын-кызлар медицина университетында (Санк-Петербург), гигиена кафедрасы приват-доценты (1904–1909 еллар), 1910–1914 елларда Казан университетында, 1914–1945 елларда Киев институтында гигиена кафедрасы профессоры һәм мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гигиена һәм су тәэминаты мәсьәләләрен эшләүгә карый.

1902 елда чит илләргә (Берлин, Париж) суны озон белән чистарту ысулларын өйрәнү өчен җибәрелә. Кире кайткач, Санкт-Петербургта озонлаштыру станциясе төзүдә, суны чистартуда табиблек контроле һәм күзәтчелеге булдыруда актив катнаша.

Казанда Идел суы сыйфатын өйрәнә; бактериологик ысуллар белән суның пычрану күрсәткечләрен билгели.

Киевта шәһәр су тәэминаты чыганакларын – артезиан һәм Днепр суларын тикшерә, Днепр суүткәргече төзелешендә консультант була.

Хезмәтләре

Исследование чувствительности наиболее употребительных в санитарной практике способов определения каменноугольных красок. СПб., 1904.

Әдәбият

Памяти профессора К.Э.Добровольского // Гигиена и санитария. 1947. № 10.