Биографиясе

1876 елның 24 октябре, Самара шәһәре – 1936 елның 1 августы, Одесса шәһәре.

1899 елда Казан университетын тәмамлый, шунда ук эшли.

1912 елдан Киев, 1923 елдан Одесса политехник институтлары профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре эремәләрнең һәм комплекслы кушылмаларның физика-химиясенә карый.

Икеле тозларны һәм тозларның гидратларын, органик кушылмаларның диэлектрик константасын аның составы һәм төзелеше белән бәйләнештә, ассоциа­цияләнмәгән сыек эреткеч катнашмаларның диэлектрик константасын өйрәнә.

Хезмәтләре

Хлорновато-кислый алюминий, его гидраты и ход его разложения при нагревании. Казань, 1904;

Весы и взвешивание. Химические весы, их теория, испытание и употребление. Казань, 1905;

Исследование диэлектрической постоянной смесей жидких неассоциированных органических растворителей. Казань, 1910.

Әдәбият

Ковалёв Т. Дмитрий Константинович Добросердов // Журн. прикладной химии. 1937. Т. 10, вып. 9.