- РУС
- ТАТ
химик-технолог, профессор (1862), Казан университетының атказанган профессоры (1882)
1827 елның 10 октября, Томск губернасы – 1898 елның 15 декабре, Казан.
Казан университетын тәмамлый (1853), шунда ук эшли (1886 елга кадәр), 1861–1862 елларда чит илдә командировкада була (тау һәм металлургия эшләрен өйрәнә, Лондонда Бөтендөнья күргәзмәсендә була).
«Записки Императорского Казанского экономического общества» журналы мөхәррире (1857–1860), «Казанский биржевой листок» газетасының нашире һәм мөхәррире (1868–1878).
Чугунов пыяла өрү сәнәгатен һәм аның Россиядәге торышын өйрәнә. Казанда химия заводларын тоткан бертуган Крестовниковлар белән хезмәттәшлек итә, фәнни тикшеренүләр буенча техник комиссия эшендә катнаша.
Исторический обзор мер правительства к развитию земледелия в России. Казань, 1858.
Кто виноват? Положение кожевенного производства в России. СПб., 1863.
Серная кислота и сода: Необходимость в развитии химических заводов и в особенности необходимость и выгодность содового производства в России. Казань, 1865.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.