Биографиясе

1930 елның 16 гыйнвары, Иваново өлкәсенең Кинешма шәһәре — 2007 елның 16 июле, Ульяновск шәһәре.

1953 елда Казан авиация институтын тәмамлый, шунда ук эшли (1986 елга кадәр), очу аппаратларының ориентация һәм тотрыклыландыру системалары кафедрасы мөдире (1971 елдан).

1986–1996 елларда Ульяновск политехник институты профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре очу аппаратлары белән автоматлар ярдәмендә идарә итүгә һәм аларның динамикасына карый. Чистяков эшләгән пилотсыз очу аппаратлары, шулай ук океанологик аппаратураны буксирлаган яки мөстәкыйль йөрткән транспорт белән идарә итү ысуллары серияле җитештерүдә һәм илнең кораллы көчләрендә гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 50дән артык авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

Почёт ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын, көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнә.

Хезмәтләре          

Автоматическое управление буксируемыми и автономными гидродинамическими подводными аппаратами. М., 1976.