Биографиясе

1938 елның 29 марты, Волгоград өлкәсенең Рудня районы Рудня станциясе — 2007 елның 26 октябре, Әлмәт шәһәре.

1970 елда Куйбышев политехник университетын тәмамлый.

1956–2000 елларда «Татнефть» АҖдә эшли (Әлмәт шәһәре).

2000 елдан Әлмәт нефть институтында электр энергетикасы кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре нефть һәм газ табуда кулланылган электротехник җиһазларны камилләштерүгә карый. Нефть табу объектларында энергия саклау системаларын эшли.

Уйлап табуга 40 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

СССР Нефть сәнәгате министрлыгы бүләге лауреаты (1991). Медальләр, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

РФнең мактаулы нефтьчесе (2001).

Хезмәтләре     

Электрические комплексы с синхронным двигателем и тиристорным возбуждением. СПб., 1995 (автордаш); 

Автоматизация работы основного оборудования и проблемы энергосбережения на объектах нефтедобычи. Альметьевск, 1998; 

Средства автоматизации технологических установок нефтегазодобывающих предприятий. Чебоксары, 2002.