Биографиясе

1772 ел, Росток шәһәре, Германия – 1832 елның 13 июле, Санкт-Петербург.

Росток (1788–1791) һәм Гёттинген (1793–1795) университетларында укый.

1795–1804 елларда Лифляндия губернасы һәм Санкт-Петербургның дворяннар гаиләсендә өйдә укытучы.

1804–1805 елларда Казанның 1 нче ир балалар гимназиясендә укыта.

1804–1807 елларда – Казан университетының бөтендөнья тарихы, статистикасы һәм географиясе кафедрасында, 1813–1819 елларда дипломатика һәм сәясәт икътисады кафедрасында ординар профессор, бер үк вакытта,  1814–1818 елларда, әхлак-сәясәт бүлеге деканы.

Университеттан Казан уку-укыту округы попечителе М.Л.Магницкий тарафыннан җибәрелә.

1823–1827 елларда – Адмиралтейство департаментында, 1827 елдан Диңгез министрлыгының гидрография депосында (Санкт-Петербург) китапханәче.

Хезмәтләре Борынгы Рим һәм Германия кабиләләре тарихына, кулъязмалары Ливония, Алтын Урда, Казан тарихына, Россия хронологиясенә карый.

Хезмәтләре

Notitia codicis manuscripti C.Sallustii. Lpz., 1791; 

Die Variner und Warnaver. Ein Beitrag zur altern Volkergeschichte Deutschland. Schwerin, 1797.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904): В 2 ч. К., 1904; 

Нагуевский Д.И. Пётр Цеплин. Первый профессор Казанского университета (1772–1832 гг.): Ист.-лит. очерк. К., 1904.

Автор – Е.Б.Долгов