Биографиясе

1942 елның 15 июне, Мари АССРның Мари-Төрек районы Шора авылы – 2001 елның 3 ноябре, Казан шәһәре.

Казан университетын тәмамлый (1964). 1968–1972 елларда һәм 1980 елдан шунда ук эшли, геоэкология һәм физик география кафедрасы мөдире (1990 елдан). 1972–1980 елларда Удмурт университетында, география кафедрасы мөдире (1973 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Рус тигезлегенең көнчыгышында геоморфология, борынгы гидрографик челтәрне һәм дүртенчел чордагы бозлану чикләрен реконструкцияләү максатларында эре кисәкле материалларны, дүртенчел чор бозлык алды зонасының рельеф формалашу закончалыкларын, Урта Идел территориясендәге ерым һәм елгалар эрозиясен өйрәнүгә карый.

Урта мәктәпләр өчен язылган «Татарстан географиясе» («География Татарстана», 1994) дәреслеге авторларының берсе.

Хезмәтләре

Аналитическое изучение крупнообломочного материала. Казань, 1971 (автордаш).

Плейстоценовый перигляциал на востоке Русской равнины. Казань, 1986.

Овражная эрозия востока Русской равнины. Казань, 1990 (автордаш).