Биографиясе

1947 елның 12 декабрендә Казан шәһәрендә туган.

1969 елда Казан университетын тәмамлый, 1972–1987 елларда (бүленеп) шунда ук эшли. 1976–1981 елларда Сомали милли университетында, Аддис-Абеба һәм Асмара (Эфиопия) университетларында укыта.

1987–1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында, 1990 елдан КПСС Үзәк Комитетында партия эшендә. 1987–1989 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

1991–1992 елларда Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү техника училищесендә, 1994–1996 елларда РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы аппараты җитәкчесенең Беренче урынбасары, 1996–2005 елларда РФ президенты администрациясендә эшли.

2006–2008 елларда – РФ мәдәният һәм массакүләм коммуникацияләр министры, 2008–2013 елларда РФ мәдәният министры урынбасары. 2013–2015 елларда – «Архангельское» музее директоры. 2015 елның октябреннән 2017 елның маена кадәр Россия кооперация университеты ректоры.

Хезмәтләре җитештерүнең үсешен тизләтү һәм нәтиҗәлелеген күтәрү проблемаларына, дәүләт бюджеты һәм салым системаларын камилләштерүгә карый.

Хезмәтләре

Диалектика становления интенсивного типа воспроизводства. Казань, 1985.

Интенсификация и обобществление производства в экономической системе социализма. Казань, 1988.