Биографиясе

1909 елның 27 августы, Вятка губернасы, хәзерге Киров өлкәсе Уржум өязе Туран авылы – 1990 елның 20 апреле, Казан.

Казан ветеринария институтын тәмамлый (1932).

1932–1937 елларда Минзәлә районында ветеринария табибе.

Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград шәһәренең гарнизон лазаретында дәвалау бүлеге башлыгы.

1946–1984 елларда Казан ветеринария институтында, 1971 елларда гомуми һәм аерым хирургия кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Төп тикшеренүләре хайваннарда үтәли җәрәхәтләр, буыннар, сөяк сынулар, үзәк нерв системасының функциональ тайпылышларын дәвалауга карый.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.