- РУС
- ТАТ
флорист-систематик, Петербург Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы (1875)
1803 елның 24 сентябре, Киев шәһәре – 1890 елның 6 июле, Кильтси, хәзер Эстониянең Раквереск районы.
Медицина докторы дәрәҗәсен алып, Дерпт (хәзер Тарту) университетын тәмамлый (1825).
Казан (1833–1836) һәм Дерпт (1836–1867) университетлары профессоры.
Колываново-Воскресенск тау заводларында табиб булып эшләгәндә Алтай (1826, 1832), Монголия һәм Кытай (1830–1832) буйлап сәяхәт итә, аларның флорасын өйрәнә.
1835 елда Э.А.Эверсман белән бергә Каспий буе далаларында була.
1857–1859 елларда Рус география җәмгыятенең Персия экспедицияләрендә катнаша.
Хезмәтләре кайбер чәчәкле үсемлек ыругларының систематикасына карый. Күп кенә яңа үсемлек төрләрен билгели. Аларның кайбер төрләре (Bungea G.A.M.) ыругы аның исеме белән атала.
Үсемлекләрне системалаштыруда географик-морфологик ысулга нигез салучыларның берсе.
Описание новых родов и видов китайских и монгольских растений // Ученые записки Казанского университета. 1835. Книга 6.
Flora Altaika: B 4 т. В., 1829–1833 (автордаш).
Al. Lehmanni reliquiae botanicae. СПб., 1851.
Species generis Oxytropis. СПб., 1874.
Русские ботаники: Биобиблиографический словарь. М., 1947. Т. 1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.