Биографиясе

1789 ел, Пенза шәһәре – 1838 елның 4 июле, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1811), 1812 елдан шунда ук эшли: инспектор ярдәмчесе (1812–1817), студентлар белән эшләү инспекторы (1819–1820), тарих, география һәм статистика кафедрасында экстраординар профессор (1822–1823), ординар профессор (1823–1837). 1837 елдан Россия тарихы кафедрасы ординар профессоры. Бер үк вакытта әхлакый-сәяси (1824–1825) һәм әдәбият (1827–1828) фәннәре бүлеге деканы.

1816–1819 елларда «Казанские известия» газетасы цензоры.

Фәнни эшчәнлеге

Тарихи-җәмгыяви үсеш илаһи көчләр ихтыярында дигән караш тарафдары.

Төп хезмәтләре урта гасырлар сәүдә тарихына, рус халкы этногенезына, Борынгы Русь сословиеләренә карый.

Хезмәтләре

О состоянии торговли в первой половине средних веков. Казань, 1825.

О Туруханском крае. Казань, 1827.

Исторические воспоминания на пути из Казани в Симбирск. Казань, 1834.

О северо-восточных русских. Казань, 1836.

Әдәбият

Селиванов А.Ф. Биографии. Пенза, 1889.

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 1.

Автор – Е.Б.Долгов