- РУС
- ТАТ
механика гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы (1960), профессор (1961), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1991), Казан университетының атказанган профессоры (2006)
1916 елның 17 апреле, Казан шәһәре – 2010 елның 23 гыйнвары, шунда ук.
1939 елда Казан университетын тәмамлый.
1946–1999 елларда шунда ук эшли, хисаплау математикасы кафедрасы мөдире һәм бер үк вакытта 1958–1964 елларда Хисаплау үзәгенең фәнни җитәкчесе.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Хезмәтләре эластик-пластик мәсьәләләргә, нефть катламнары гидромеханикасына, нефть ятмаларын эшкәртүне имитацияләү һәм модельләштерүгә карый. Җир асты гидромеханикасында фәнни юнәлешкә нигез салучыларның берсе. Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру, нефть чыгаргандагы чыгымнарны киметү өчен математик модельләр, алгоритмнар һәм программалар төзи. Уйлап табуга караган 2 авторлык таныклыгы бар.
1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Гидромеханический анализ работы эксплуатируемого нефтяного месторождения. Казань, 1958.
Гидромеханика нефтяного пласта. М., 1974.
Правдоподобное моделирование. Казань, 1985.
Имитация разработки залежей нефти. М., 1990 (автордаш).
Зиновьев Н.П. Штрихи к портрету // Казанский университет: Время, события, люди. Казань,1994.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.