Биографиясе

1935 елның 17 сентябрендә Иваново өлкәсенең Комсомольск шәһәрендә туган.

1959 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, «Авиация спорты» конструкторлык бюросында эшли. 1964 елдан Казан техника университетында очкыч аппаратлар конструкцияләү һәм проектлаштыру кафедрасында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре юка тышчалы конструкцияләрнең һәм тышчаларның ныклыгын хисаплау теориясенә, су асты тикшеренүләре өчен аппаратлар эшләүгә карый.

Тор типлы тышчаларны хисаплауның геометрик теориясен эшләүдә, океанны тикшерү өчен күп кенә су асты аппаратлары төзүдә катнаша.

Уйлап табуга 10 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Концепция и выбор проектных параметров экраноплана // Известия вузов. Авиационная техника. 1995. № 4 (автордаш).

Влияние горизонтального оперения на продольную устойчивость экраноплана // Вестник Казанского технического университета. 1996. № 3.