Биографиясе

1919 елның 7 октябре, Сембер губернасы, Буа өязе Олы Урсак авылы – 1992 елның 27 ноябре, Казан шәһәре.

Казан педагогия техникумын (1935), Мәскәү университетын (1941) тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1947–1949 елларда Казан педагогия институтының марксизм-ленинизм кафедрасы мөдире.

1950–1955 елларда ТАССР Дәүләт музее директоры урынбасары.

1955 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтында доцент, 1958–1985 елларда марксизм-ленинизм кафедрасы мөдире, 1985–1991 елларда философия һәм фәнни коммунизм кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Казан губернасында Октябрь революциясе тарихына, социализм чорында миләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Об Октябрьском вооружённом восстании в Казани в 1917 году. Казань, 1948 (автордаш).

Из истории борьбы за установление и упрочение Советской власти в Казанской губернии (ноябрь 1917 – май 1918). Казань, 1958.

В братской семье советских народов. Казань, 1963.

К вопросу о формировании татарской социалистической нации. Плоды великого братства. Казань, 1972.