Биографиясе

1948 елның 24 августында Брянск шәһәрендә туган.

1971 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Физик-техника институтында эшли, 2000 елдан өслекләр физикасы һәм химиясе лабораториясе мөдире.

Бер үк вакытта Казан университетының оптика һәм нанофотоника кафедрасы профессоры (2006 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре пыялалардагы радиация үзәкләренә, каты җисемнәрне зондлы микроскопия ысулы белән үзгәртүгә карый.

Беренче мәртәбә 1975 елда пыялаларның төс үзәкләрендәге өч үлчәмле голограмманы язып ала, 1991 елда ионнар белән бәрдереп алынган үтә вак металл кисәкчекләрен лазер нурында чыныктыру эффектын ача. Сыеклык белән каты җисем чигендә барган химик һәм фотохимик процессларны өйрәнү өчен атом-көч микроскопиясе ысулын эшли. Микро- һәм макроструктураларның артык магнитлану процессын күзәтү өчен үтә вак магнит-көч микроскопиясе ысулын үстерә.

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Запись трехмерной голограммы на радиационных центрах окраски в стекле // Письма в журнал экспериментальной и теоретической физики. 1975. Т. 1 (автордаш).

Исследование с помощью туннельной и атомно-силовой микроскопии поверхностей, модифицированных ионными и лазерными пучками // Успехи физических наук. 1996. Т. 166 (автордаш).

Изучение с помощью атомно-силового микроскопа in situ кинетики жидкостного химического травления субмикронных плёнок диоксида кремния // Микроэлектроника. 1999. Т. 28, № 5 (автордаш).

Прецизионные измерения магнитострикции в никелевых структурах, используемых для получения магниторезистивных наноконтактов // Письма в журнал экспериментальной и теоретической физики. 2006. Т. 32, выпуск 19 (автордаш).