- РУС
- ТАТ
Химик-аналитик, химия фәннәре докторы (1976), профессор (1977), Татарстан Республикасы һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе (1994; 2003)
1936 елның 8 октябрендә Мәскәү шәһәрендә туган.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1959), СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Химия институтында эшли.
1966 елдан Казан университетында, аналитик химия кафедрасы мөдире (1986 елдан).
Тикшеренүләре сулы һәм аралаш эреткечләрдәге күчемле металларның органик лигандлы координацион кушылмаларының электроаналитик химиясенә, терекөмеш электродында каталитик водород бүленү процессларына һәм бушану механизмында лиганд табигатенең ролен ачуга карый.
Экстракция һәм полярография (вольтамперометрия) нигезендә металларның аз микъдарларын билгеләүнең катнаш ысулларын эшли. Вольтамперометрия өчен, күмер-паста электродында органик реагентны иммобилизацияләп, электродларның химик модификацияләштерелгән яңа буынын эшли. Кулонометрия, агымлы-инжексион һәм хроматографик анализлау ысулларын үстерүгә өлеш кертә. Электрохимик активлыгы булмаган югарымолекуляр һәм түбәнмолекуляр кушылмаларны өйрәнү өчен вольтамперметриянең кулланылыш мөмкинлекләрен киңәйтә.
Хезмәтләре аналитик химия тарихына һәм методологиясенә, экологик-аналитик күзәтчелек проблемаларына, шул исәптән, амперометрик биосенсорлар кулланып су системаларын тикшерүгә, шулай ук югары мәктәптә аналитик химия укыту мәсьәләләренә карый, «Основы электроаналитической химии» дәреслеге авторларының берсе.
Промежуточные продукты в электрохимических реакциях. М., 1982 (автордаш).
Вольтамперометрия на модифицированных и ультрамикроэлектродах. М., 1994 (автордаш).
Экоаналитический мониторинг суперэкотоксикантов. М., 1996 (автордаш).
Основы современной электроаналитической химии. М., 2003 (автордаш).
Г.К.Будникову – 60 лет // Журнал аналитической химии. 1996. Т. 51, № 10.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.