- РУС
- ТАТ
транспорт корылмалары төзү гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы (1992), профессор (1993), ТАССРның атказанган төзүчесе (1990)
1937 елның 13 марты, Украина ССРның Винница өлкәсе Могилёв-Подольский шәһәре — 2023 елның 1 марты, Казан.
1960 елда Мәскәү автомобиль юллары институтын тәмамлаганнан соң, «Казанспецстрой» трестында эшли. 1974 елдан трест җитәкчесе. 1983 елдан Татарстан төзелеш икътисады һәм идарәсе фәнни-тикшеренү институтында, 1987 елдан аның директоры. Бер үк вакытта 1965 елдан Казан архитектура-төзелеш университетында, 1994 елдан автомобиль юллары һәм күперләре кафедрасы мөдире, 2002 елдан университетның Транспорт корылмалары институты директоры.
Хезмәтләре төзелеш конструкцияләрендә бетонның ныклыгын арттыруга, төзелештә җитештерү белән идарә итү системаларын камилләштерүгә карый. Дуслык ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Методические рекомендации по созданию автоматизированной системы оперативного управления бригадным подрядом (казанская система). Казань, 1986 (автордаш).
Оперативное управление строительным производством. Казань, 1992.
Системотехника строительства: Энциклопедический словарь. [Б.м.], 1999 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.