- РУС
- ТАТ
тарихчы, гомуми тарих магистры (1912), профессор (1940), Украина ССРның атказанган фән эшлеклесе (1948)
1870 елның 4 июне, Волынь губернасы, Кременец өязе Бакоты авылы – 1963 елның 23 августы, Киев шәһәре.
Волынь руханилар семинариясен (1890), Юрьев университетын (1901) тәмамлый.
Юрьев университеты доценты (1906–1913), Казан университеты экстраординар профессор (1913–1917), ординар профессор (1917–1922), бер үк вакытта 1918–1921 елларда Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институты директоры (Казан).
1922–1923 елларда Казан тире эшкәртү техникумы директоры.
Җирле архивларны саклауга ярдәм итә һәм Идел буе халыкларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә өлеш кертә.
1923–1931 елларда Днепропетровск халык мәгарифе институты, 1938 елдан Киев педагогия институты, 1940–1950 елларда (бүленеп) Киев университеты профессоры (1946 елдан урта гасырлар тарихы кафедрасы мөдире).
Төп хезмәтләре урта гасырлардагы славян халыклары, 1853–1956 еллардагы Кырым сугышы тарихына карый.
Введение в социальную историю княжества Славии, или Западного Поморья: Исслед. по истории прибалтийских поморян за первые полтора века со времени принятия ими христианства (1128–1278). Юрьев, 1911.
О славянах и их соседях в древнейшие времена. Казань, 1913.
Полабские славяне. Казань, 1915.
Восточно-Поморское княжество и его упадок. Начальная история Данцигского коридора (XIII–XIV вв.). Днепропетровск, 1929.
Москаленко А.Е. М.В.Бречкевич (1870–1963) и его работы по истории поморских славян // Славянский сборник. Саратов, 1972.
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.