Биографиясе

1886 елның 27 августы, Казан – 1967 елның 27 ноябре, шунда ук.

1914 елда Петербург технология институтын тәмамлый. 1920 елдан Казан химия-технология институтында, соңрак Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтында эшли. 1932 елдан Казан авиация институтында, 1932–1964 елларда җылылык техникасы кафедрасы мөдире, 1964 елдан шунда ук кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре дымлы газлардагы термодинамик процесслар теориясенә һәм аның техник мәсьәләләрдә кулланылуына карый. Газ дымлылыгының вакуум насосларының һәм ягулык парга әйләнгәндә һава компрессорының куәтенә, карбюраторның эшләвенә тәэсир итүен тикшерә.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Влажный газ. М., 1951.

Рабочие процессы в жидкостно-реактивных двигателях. М., 1953 (автордаш).

Термодинамика и теплопередача. М., 1975 (автордаш).