- РУС
- ТАТ
Физик, физика һәм химия докторы (1858)
1818 елның 18 сентябре, Берлин шәһәре – 1876 елның 13 феврале, Казан шәһәре.
Элементар белемне шәһәр мәктәбендә ала.
20 яшендә Дациароның Россиядәге сәүдә йортында приказчик була. Казан сәүдә лавкасында аны профессор А.Ф.Попов күреп ала һәм математика белән кызыксынуын белә. Шуннан соң аңа белем бирү белән Н.И.Лобачевский җитәкчелек итә. Ике елда (1842–1843) Больцани Казанда гимназиянең тулы курсын үзләштерә, имтихан тапшырып, Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтына укытучы булып урнаша. 1846 елдан Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә укытучы булып эшли.
1852 елда Больцани Казан университетында имтихан тота, 1853 елда математика фәннәре магистры дигән дәрәҗә ала һәм 1854 елда – математика, 1855 елда физика кафедраларына адъюнкт итеп билгеләнә. 1859 елдан экстраординар, 1860 елдан ординар профессор, 1868–1871 елларда физика-математика факультеты деканы.
Бер үк вакытта Казан университеты каршындагы метеорология обсерваториясе җитәкчесе.
Хезмәтләре физика һәм химия өлкәсенә карый.
Математические исследования о распределении гальванических токов в телах данного вида. Казань, 1854.
Теория Якобиевых функций и эллиптических интегралов // Ученые записки Казанского университета. 1856. Кн. 3/4.
Библиографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 2.
Автор – Р.Г.Усманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.