Биографиясе

1933 елның 11 мартында Белоруссия ССРның Могилёв шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлый (1955).

1955–1985 елларда Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтында, 1974 елдан табигый-төбәк инфекцияләре лабораториясе мөдире.

1985–1993 елларда Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Биология институтында экология бүлеге мөдире, 1988 елдан директор урынбасары.

1993 елдан ТР Фәннәр академиясенең Табигать системалары экологиясе институтында җир өсте экосистемалары бүлеге мөдире һәм директор урынбасары, 2006 елдан биомониторинг лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре җир өсте экосистемаларының структур-функциональ оешу мәсьәләләренә һәм аларның антропоген үзгәрешләренә, аеруча саклаулы табигать территорияләре челтәрен камилләштерүгә; экологиягә, гомуми һәм гамәли паразитологиягә карый.

Урта Идел буенда беренчеләрдән булып талпан энцефалиты һәм бөер авыруы синдромлы геморрагик бизгәк һәм табигый чыганакларның биологик комплексларын өйрәнә, ландшафтларның антропоген трансформациясе тәэсирендә кеше һәм хайван авыруларының табигый чыганаклы паразитар системалары оешуның үзгәрү закончалыкларын ачыклый.

ТРның Кызыл китабын (1995), ТРның аеруча саклаулы табигать территорияләре дәүләт реестрын (1998) төзүчеләрнең берсе һәм баш мөхәррире урынбасары.

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Геморрагическая лихорадка с почечным синдромом в Среднем Поволжье. Казань, 1989 (автордаш).

Эктопаразиты птиц в Среднем Поволжье. Казань, 1991 (автордаш).

Природные очаги зооантропонозов в трансформированных ландшафтах Республики Татарстан во второйй половине ХХ века. Казань, 2001 (автордаш).

Экология города Казани. Казань, 2005 (автордаш).

Әдәбият

Рубцова Р. Путь в незнаемое // Советская Татария. 1964. 13 мая.

Аграновский А. А лес растёт. М., 1973.