- РУС
- ТАТ
терапевт, медицина фәннәре докторы (1972), профессор (1972), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1976)
1931 елның 18 марты,Украина ССРның Сумы өлкәсе Шостка шәһәре – 2012 елның 6 мае, Казан.
1955 елда Казан медицина институтын тәмамлый.
1960 елдан Благовещенск (Амур өлкәсе) медицина институтында эшли.
1964 елдан Казан медицина институтында, 1970–1983 елларда Беренче госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире һәм бер үк вакытта 1972 елдан фәнни эшләр буенча проректор.
1983–1987 елларда Әстерхан медицина институты ректоры.
1988 елдан Казан медицина академиясенең икенче терапия кафедрасы профессоры.
Богоявленский атеросклероз белән авыручыларның организмындагы төп алмашу процессын, эчке һәм тышкы сулыш функциясе халәтен, гемокоогуляция һәм микроциркуляциясен (МЦ) өйрәнә. МЦ торышын Книзели – Блох – Дитцель буенча билгеләү модификациясен эшли, хәзер бу ысулны илебезнең күпчелек тикшеренүчеләре куллана. Коагулемиясе һәм сулыш алу функциясе бозылган атеросклероз авырулы кешеләрдә МЦне көйләүнең 5 дәрәҗәсе ачыла. Озакка сузылган вакытында (А.Н.Копылов белән берлектә) диагноз куйганда МЦнең фаразланган тотрыклы үзгәрешләрен һәм лактатдегидрогеназ фракциясе спектрындагы тайпылышларны ачыклый.
Резус конфликтлы йөкле хатыннар һәм аларның гемолитик авырулы яңа туган балалары микроциркуляциясендәге закончалыклы үзгәрешләрне (Б.Г.Садыйков белән берлектә) тасвирлый; бу исә резус-конфликт барышы вариантларын аерымларга һәм идарә итүле патогенетик дәвалау эшләре башкарырга, авыруның язмышын фаразларга мөмкинлек бирә. Атеросклероз һәм йөрәк ишемиясе авыруларына диагноз куюга һәм дәвалауга караган авторлык таныклыгы бар.
Диагностика и неотложная помощь при острых состояниях и отравлениях. Л., 1967 (автордаш).
Профессор С.С.Зимницкий – врач, ученый, патриот. Казань, 1970.
Диагностика и доврачебная помощь при неотложных состояниях. Л., 1985.
Растения и здоровье. Применение лекарственных растений в терапевтической практике. Казань, 1998 (автордаш).
Профессор Владимир Феоктистович Богоявленский // Казанский медицинский журнал. 1991. № 5.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.