Биографиясе

1841 елның 7 сентябре, Сембер губернасы, Сызрань өязе Рус Бекшанкасы авылы – 1888 елның 16 марты, Санкт-Петербург.

Казан университетын тәмамлый (1866). Зоология кафедрасы каршында профессорлар Э.А.Эверсман һәм Н.П.Вагнер җитәкчелегендә умырткалылар зоологиясе белән шөгыльләнә. «Птицы и звери черноземной полосы Поволжья и долины Средней и Нижней Волги» (СПб., 1871) исемле хезмәте өчен зоология магистры дигән гыйльми дәрәҗә бирелә.

Казан университеты каршындагы Табигатьне өйрәнүчеләр җәмгыятенә (1869) нигез салучыларның берсе, аның сәркәтибе һәм казначее. 1872 елдан Петербург университетында. Хива фәнни экспедициясендә (1873) катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Амудәрья елгасында балыкчылык промыселы оештыруны тәкъдим итә, Урта Азия далаларында ит өчен терлекчелек һәм атларны көтүдә йөртеп асрауның файдалы булуын күрсәтә. Мурманск яр буеның, Идел буе, Кавказ, Арал-Каспий төбәкләренең фаунасын өйрәнә.

Эволюцион зоогеографиягә нигез салучыларның һәм Россиядә популяр зоология әдәбиятын башлап җибәрүчеләрнең берсе. Кешеләр белән бергә яшәүче хайваннар турында «Мирские захребетники» (СПб., 1923) китабы авторы.

Хезмәтләре

Птицы Кавказа. СПб., 1879.

Сорокопуты русской фауны и их сородичи // Записки Императорской Академии Наук. 1881. Т. 39, № 1.

Очерки природы Хивинского оазиса и пустыни Кызыл-Кум. Ташкент, 1882.

Из жизни русской природы. М., 1960.

Перечень птиц Российской империи. СПб., 1884. Выпуск 1.

Әдәбият

Критико-биографический словарь русских писателей и ученых. СПб., 1895. Т. 4.

Банина Н.Н., Кованько Г.Н. Модест Николаевич Богданов. Л., 1972.