- РУС
- ТАТ
Геолог, геология-минералогия фәннәре докторы (1979), РСФСРның атказанган геологы (1980)
1918 елның 3 сентябре, Латвия, Ронненбург шәһәре – 2002 елның 3 июне, Түбән Новгород шәһәре.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1941), «Волгогеология» акционерлык җәмгыятендә (Түбән Новгород шәһәре, элекке Урта Идел экспедициясе) эшли, 1972–1988 елларда баш геолог.
Идел буе һәм Кама алды төбәкләренең мезозой һәм палеозой утырмаларының стратиграфиясе, палеогеографиясе һәм тектоникасы буенча танылган белгеч.
Аның тарафыннан Урта Идел буе һәм Кама алдының геологик карталарын төзү, фосфоритлар, җир асты сулары, титан-цирконий чәчелмәләре һ.б. файдалы казылмаларны эзләү һәм разведка эшләре алып барыла. «Геология СССР» басмасы 11 нче томының берничә бүлеге авторы һәм фәнни мөхәррире.
Медальләр белән бүләкләнә.
Каталог местонахождений фаунистических остатков в нижнетриасовых отложениях Среднего Поволжья и Прикамья. Казань, 1968.
Нижний триас Русской платформы. Казань, 1969.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.