Биографиясе

1927 елның 2 марты, Бөгелмә шәһәре – 2013 елның 5 декабре, Уфа.

Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң (1951), шунда ук эшли, нефть химиясе, химик технология кафедрасы мөдире (1962–1994).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нефть эшкәрткәндә һәм нефть химиясендә экстракция процессларын, күп компонентлы нефть системаларында фазалар тигезләнешен тикшерүгә карый.

Аның тарафыннан поляр эреткечләрдә нефть фракцияләренең сайланып эрү механизмы өйрәнелә, сайланмалылык һәм эретү үзлеге кебек файдалану сыйфатларының уртак тәэсирен исәпкә алып, экстрагент сайлап алу ысулы эшләнә. Сайланулы эреткечнең нәтиҗәлелеген, аның физ.-химик үзлекләрен исәпкә алып, алдан әйтергә мөмкинлек бирә торган формуланы тәкъдим итә.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Растворимость компонентов нефти. Уфа, 1979.

Теоретические основы определения равновесных свойств многокомпонентных систем: Учебное пособие. Уфа, 1980.

Основы промышленной экологии в химической технологии: Учебное пособие. Уфа, 1990.

Органические нефтяные отложения и их утилизация. Уфа, 1997 (автордаш).